-23 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Шигъри күчтәнәч
23 апрель 2019, 18:48

Яз

Табигатьтә - яз тантана итә. Шигъри күчтәнәчебез дә шул турыда...

Нур Баян
Яз
Су буенда су чәчрәтеп
Уйный балалар.
Су буйларын яңгыратып,
Җырлыйлар алар.
Зәңгәр күктән каңгылдашып
Казлар үтәләр.
Ә балалар ул казларга
Яулык селкәләр.
Су буенда җем-җем итә
Май чәчәкләре.
Иркәләнеп оча майның
Күбәләкләре.
Күк йөзеннән бакчаларга
Кояш нур сибә.
Яфрак яра бакчаларда
Шомырт һәм чия.
Читайте нас в