0 °С
Облачно
Журналга язылу
Шигъри күчтәнәч
19 Мая 2019, 13:39

Рәхмәтле чебиләр

Дуслар, Резеда апагыз Вәлиеваның бик матур шигырен укыгыз.

Добавить в предпочтительные источники Google
Рәхмәтле чебиләр
Алсу авылга кайтты,
Сары тары апкайтты.
Салып сары чиләккә,
Чебиләргә бүләккә.
Шуңа бик шат чебиләр,
Йөгерешеп йөриләр,
Яныннан һич китмиләр;
— Чип, чип,— диләр,
— чип,— диләр,
Син сип, тизрәк сип,— диләр,
— Ачыкканбыз бит,— диләр,
Ашыга-ашыга чүплиләр.
Чүпли-чүпли: «Алсу апа,
Рәхмәт сиңа бик! — диләр.—
Чип, чип, чип, чип, чип! — диләр,—
Рәхмәт сиңа бик!» — диләр.
Читайте нас