+9 °С
Облачно
Журналга язылу
Шигъри күчтәнәч
22 Мая 2019, 09:10
Бер яшькә үстем
Дуслар! Дүртөйле шәһәрененнән шигъри күчтәнәч килде. Рәхим итеп укыгыз!
Добавить в предпочтительные источники Google
Әнием мине
Иркәләп сөйде.
“Җиде яшьлек кыз
Булдың бит”, — диде.
Бигрәк яратам
“Син зур”, — дигәнне.
Әти-әнием
Назлап сөйгәнне.
Тик сыйныфташлар
Миннән олырак.
Нигә соң алар
Озын буйлырак?
Мин дә еш кына
Үлчәнеп алам.
Саннар үзгәрми,
Аптырап калам.
Быел бакчадан
Мәктәпкә күчтем.
Менә шулай мин
Бер яшькә үстем.
Иптәш кызларым
Шуңа зур булган.
Аларга инде
Сигез яшь тулган.
Клара САФАРОВА.
Дүртөйле шәһәре.
Читайте нас
MAX
вк
ок
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"
Шулай ук укыгыз
IT-белгечләр өчен ташламалы ипотека гамәлдә
Уфада яңа спорт комплекслары барлыкка киләчәк
Эшләгез генә! Ярдәм итәбез!