Барлык яңалыклар
Шигъри күчтәнәч
28 Май 2019, 15:18

Ат яратучы малай

Дуслар! Арагызда ат яратучылар бармы? Сездән шул хакта хатлар көтәбез.

Равил ФӘЙЗУЛЛИН
Ат яратучы малай
Поездга да утырган бар...
Ә мин атны яратам!
Атта рәхәт! Кая телим
Тезгенне генә тартам.
Поездлар баралар алар
Бер салган эздән генә...
Аннан дөньяны күрәсең
Фәкать тәрәздән генә.
Атта -
Телим - кырга чыгам,
Телим - тауларга менәм!
Иреклекне тою рәхәт,
Куышып җилләр белән!