+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Шигъри күчтәнәч
6 июнь 2019, 20:08

Сабантуй бүген бездә!

Республикабыз районнарында, авылларда ямьле чор - сабантуйлар гөрли! Роберт абый Миңнуллинның шигыре дә нәкъ шул хакта.

Сабантуй бүген бездә!
Шатлыклар —күңелебездә,
Ал кояш — күгебездә.
Килегез, дуслар, кунакка,
Сабантуй бүген бездә.
Иң уртага утыртканнар
Иң озын бер колганы —
Колганың да бик тиз генә
Менеп булмый торганы.
Җиңгиләр биреп җибәргән
Бизәкле бүләкләрен,
Ә малайлар көрәшергә
Сызганган беләкләрен.
Ә кызлар киеп чыкканнар
Иң матур күлмәкләрен.
Латыйп бабай төяп килгән
Иң ныклы чүлмәкләрен.
Абыйлар алып килгәннәр
Иң җитез юртакларын.
Гармунчылар алып чыккан
Җырларның уртакларын.
Җилферди чиккән сөлгеләр,
Бүләкләр — күбебезгә!
Көрәшик тә, узышыйк та —
Сабантуй бүген бездә!
Читайте нас: