Барлык яңалыклар
Шигъри күчтәнәч
11 июнь 2019, 17:46

Шофер булам

Ә сез үскәч кем булырга телисез, дуслар?

Зәкия Туфайлова
Шофер булам
Мин дә, әтием шикелле,
Шофер булырга уйлыйм.
Шуның өчен һәрвакыт
Машинам белән уйныйм.
Тизрәк үсеп шофёр булсам,
Нишләргә белер идем:
Урамдагы бар баланы
Утыртып йөрер идем.