-28 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Шигъри күчтәнәч
16 июль 2019, 19:16

Бакчада

Бакчада

Иртән җиләк ал була,
Эче тулы бал була.
Кызара таңга кадәр,
Кичен су сипсәң әгәр.
Тәмнәре телдә генә...
Су якын — күлдә генә.
Шаян сүзләр сөйләшеп,
Ташыйлар өчәүләшеп.
Мичкә белән — әтисе,
Көянтәләп — әнисе.
Ә Гөлназ йөри гелән
Нәни чиләкләр белән.
Әй сибәләр, сибәләр, —
Түтәлләр тиз кибәләр!
Күмәк эшләү күңелле,
Әллә шулай түгелме?
Читайте нас в