+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Шигъри күчтәнәч
2 сентябрь 2019, 12:23

Укырга барам

Белем көне белән, дуслар! Яңа уку елы яңа иҗади уңышлар китерсен. Сезгә сәламәтлек, күтәренке рух, бәхет һәм иминлек телибез!

Зәкия Туфайлова
Укырга барам
Алтын яфрактан,
Алсу яфрактан,
Бәйрәмчә итеп
Көз ник киенгән?
Ашлыгы уңган,
Җимеше мулдан,
Буралар тулган,
Шуңа сөенгән.
Матур киенгән,
Ахак шикелле,
Кызыл алкалар,
Төймәләр тагып,
Нинди шатланып,
Иркен тын алып
Утыра балан.
Һәй, киң яланнар,
Миләш, баланнар!
Мин сездән дә шат,
Мин көздән дә шат,
Мин беренче кат
Быел мәктәпкә
Укырга барам.
Читайте нас: