+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Шигъри күчтәнәч
18 сентябрь 2019, 18:16

Мәктәпкә барам

Урам буйлап китеп барамЧәчәк тотып, сумка асып.Янәшәмнән әни атлый,Шат елмаеп, тук-тук басып.

Очрап тора минем кебек
Матур киенгән балалар.
Әни әйтә: “Мәктәпкә бит
Белем алырга баралар”.
Ә ул “белем” дигәннәре
Һәркемгә дә җитәр микән?
Бик кирәкле әйбер дисең,
Без барганчы бетәр микән?
Әни көлә: “Хафаланма.
Барсына да җитә ул, – ди.
Акыллы һәм тырышларны
Кочак җәеп көтә ул”, – ди.
Мин мәктәпкә китеп барам
Чәчәк тотып, сумка асып.
Янәшәмнән әни атлый,
Шат елмаеп, тук-тук басып.
Гөлфизә КӘЛИМУЛЛИНА.
Миякә районы.
Читайте нас: