+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Шигъри күчтәнәч
11 октябрь 2019, 10:45

Каен яфрагы турында

Бәйрәм белән, дуслар! Республика көне белән!

Мостай КӘРИМ
Каен яфрагы турында
Жир шарының картасына
Карасаң яхшы гына,
Башкортстан шул картада
Бер яфрак чаклы гына.
Әйе, яфрак, ак каенның
Бер яфрагы нибары.
Ә каены – бөек Русия –
Шундый яшел, югары...
"Картага карап жиремне
Бер яфрак чаклы, – дидем.
Мин хәйранмын киңлегеңә
Башкортстаным – илем!"
Бер чигең Җаек ярында,
Ык буенда бер чигең.
Бөркет канатын талдырыр
Чал тауларын бар синең.
Синдә тормышның көрлеге,
Дөньялар иминлеге.
Синдә таулар горурлыгы,
Далалар иркенлеге.
Суларың көмеш. Туфрагың
Торганы алтын синең.
Бар хазинәңнән кыйммәтле
Бәхетле халкың синең.
Читайте нас: