-23 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Шигъри күчтәнәч
13 октябрь 2019, 18:08

Гөмбәләр

Дуслар, сезнең арада гөмбә җыя белүчеләр бармы? Аларны таныйсызмы, нинди төрләрен җыясыз, безнең белән дә бүлешегез әле.

Мәрзия Фәйзуллина
Гөмбәләр
Әйтерсең лә качыш уйный
Гөмбәләр безнең белән.
Мин ул шаян гөмбәләрне
Бик оста эзли беләм.
Ак, ал, кызыл гөмбәләрне
Табам да кисеп алам,
Мин аларны һич бутамыйм,
Җайлап, кәрзингә салам.
Тик чебен гөмбәсе кебек
Агулысын өзмимен.
Нәкъ апабыз әйткәннәрен —
Яхшыларын эзлимен.
Читайте нас в