-26 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Шигъри күчтәнәч
15 октябрь 2019, 18:54

Нурсәнә

Ботка ашасаң, зуу-у-ур үсәсең! Чыннан да шулай!

Хәкимҗан Халиков
Нурсәнә
Табын яныннан китә дә
Рәхмәт әйтеп Нурсәнә,
Күпме үстем икән диеп,
Әни белән үлчәнә.
Әни әйтә: "Минем билдән
Була язган, күрсәнә!.."
Ботка ашап, апаң менә
Ничек үскән, Гөлсәнә.
— Әни, мин дә үсәр идем,
Әзрәк ботка бирсәнә.
Читайте нас в