+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Шигъри күчтәнәч
20 октябрь 2019, 14:09

Кошлар очырам

Бүген Башкортстанның халык шагыйре, драматург, публицист, Бөек Ватан сугышы ветераны, Социалистик Хезмәт Герое, күренекле җәмәгать эшлеклесе Мостай Кәримнең тууына — 100 ел.

Мостай КӘРИМ
Кошлар очырам
Вак мәшәкать, ыгы-зыгы тәмам,
Бар эшемнең чыктым очына.
Шуңа күрә бүген таңнан алып
Күкрәгемнән кошлар очырам.
Аклык, хаклык өчен көрәшчеләр!
Тәү бүләгем сезгә, карагыз:
Канатларын горур кага-кага
Күтәрелде күккә каракош.
Юлдагылар! Сезгә җибәрәмен
Җил-давыллар үтер торнаны.
Чирлеләрем, кәккүк очырам сезгә
Озак-озак чакыра торганын.
Чыгып очты ярсу бер сандугач,
Гашыйкларым, сезнең өлешкә.
Көткәннәргә - ак күгәрчен килер,
Яңа өмет өстәп өметкә.
Хыялыйлар, чая һәм юашлар!
Һәммәгезгә тияр кошым бар.
Гамьсезләргә генә хич нәрсә юк -
Әйдә алар кошсыз торсыннар.
Ыгы-зыгы, вак мәшәкать тәмам,
Бар эшемнең чыктым очына.
Шуңа күрә һәр көн таңнан алып
Күкрәгемнән кошлар очырам.
Читайте нас: