+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Шигъри күчтәнәч
28 октябрь 2019, 18:59

Укытучыма

Башкортстанның халык шагыйреМостай КӘРИМнең тууына - 100 ел

Исемдә алтын сукмакка
Тәү аяк баскан көнем —
Тәү башлап мәктәп ишеген
Үрелеп ачкан көнем.
Син, укытучым, шундый назлап,
Карадың күзләремә.
Сүнмәслек зур дәртләр салдың
Бәләкәч йөрәгемә.
Син сөйләдең бәхетемнең
Аклыгы турында да,
Туган илдәге халыкның
Шатлыгы турында да.
Син җитәкләп мендең мине
Тауларның биегенә,
Алып киттең далаларга,
Диңгезләр киңлегенә.
Син яратырга өйрәттең
Һәрбер бизәген җирнең,
Йолдызлы зәңгәр күкләрнең
Серләрен ачып бирдең.
Исемдә алтын сукмакка
Тәү аяк баскан көнем
Һәм тормышым китабының
Тәү битен ачкан көнем.
Читайте нас: