Төн буенча туктамастан, тышта ап-ак кар ява,
Капланып кырлар, болыннар, җир йөзе ап-аклана.
Нинди тиз үзгәреш бу, нинди тиз алмашыну!
Арба урынына бүген кошлар кебек чана чаба.
Күрмәссең тышта яланбаш һәм яланөс бер кеше,
Чөнки тыш салкын-суык — аннан адәмнәр саклана.
«Кыш та җитте! Нишлик, кайда барыйк?» — ди кош-корт,
Кайгыра да кайгыра, кышкы суыктан зарлана.
Зарлана кош-корт, ләкин шулвакыт бер яшь бала,
Йокысыннан уянып, тышка таба күз сала.
«Кар явадыр, кыш була!» — дип кычкыра ул яшь бала;
Үз-үзен белмәс дәрәҗәдә куана, кул чаба да шатлана.