+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Шигъри күчтәнәч
31 октябрь 2019, 16:58

Шаян песи

Кызлар һәм малайлар! Сез песиләрне яратасызмы? Ул шаян дусларны яратмыйча буламени, дисезме? Габдулла Тукай шигырендәге шаян песи турында да укып карагыз әле. Якын дусларыгыз турында безгә дә языгыз, дуслар.

Габдулла Тукай
Шаян песи
Күрче, бик чынлап керешкән эшкә безнең Ламига,
Бар уе бер бик матур күлмәк тегү курчагына.
“Күлмәгем кайчан бетәр?”, —дип, курчагы яткан, көтә;
Көтми хәл юк, бер тәти күлмәк кирәк, бәйрәм җитә.
Ә песи яшерен генә яткан, кәтүкне күзлидер,
“Тукта, селкенмәсме?” — ди ул; бер дә җаны түзмидер.
Ул хәзер сикерер менә, хәзер тотар, хәзер басар,
Ул кәтүкне уйнатыр, уйнар, үзенә шар ясар.
Кайгысы юк ул песинең, тик һаман уйнау уе;
Бик шаян! Ай-һай шаян! Уйнарга хәзер көн буе.
Читайте нас: