+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Шигъри күчтәнәч
4 ноябрь 2019, 21:25

Айнур үпкәләде...

Сезгә дә малайның кичерешләре танышмы, дуслар?

Фирая ЗЫЯТДИНОВА
Айнур үпкәләде...
Ап-ак кына, йомшак кына
Кар явып киткән кичтән.
Мондый матур, йомшак карны
Ул көтә иде күптән.
Тәгәрәтеп җепшек карны,
Ясап куйдык Кар бабай!
Менә, малай, бабай инде —
Бар бабайларга бабай!
Иртәгесен Айнур торып,
Тәрәзәгә караса,
Кар бабайдан җилләр искән —
Эреп беткән ләбаса!
Айнур аңа үпкәләде —
Үзен ташлап киткәнгә...
“Чын кыш түгел икән лә бу, —
“Алдакчы” кыш икән лә!
Фото: ru.depositphotos.com
Читайте нас: