+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Шигъри күчтәнәч
13 ноябрь 2019, 00:45

Балан бәлеше

Дуслар! “Әллүки” почтасына Дүртөйле районының Биектау авылында яшәүче Флүрә апа Газизовадан “күчтәнәч” килде. Аны сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.

Дәү әнием белән беркөн
Балан җыярга бардык.
Сусыл кызыл тәлгәшләрне
Сайлап кәрзингә салдык.
Тәмле диеп өзеп каптым,
Җиләкнең бер бөртеген.
Авыз эчен өтеп алды,
Капканыма үкендем.
— Дәү әнием, бигрәк әче,
Нигә җыябыз ,— димен.
— Мондый тәмсез җиләк белән
Кемне сыйларбыз? — димен.
— Сабыр бул , — ди дәү әнием.
— Бик файдалы ул балан.
Баланнарның әче тәме
Пешкәч бетә ул, балам.
Суыткычка салып куйдык
Баланның бер өлешен.
Беразыннан мичтә әни
Салды балан бәлешен.
Әй тәмле дә булды бәлеш,
Хәтта туймый да калдым.
Дәү әнигә әйткәнемә
Тора-торып оялдым.
Флүрә ГАЗИЗОВА.
Дүртөйле районының Биектау авылы.
Фото: ачык чыганаклардан.
Читайте нас: