-21 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Шигъри күчтәнәч
13 ноябрь 2019, 12:40

Шатлык

Кызлар һәм малайлар! Сез дә әниләрегезне шулай сөендерәсезме?

Хәкимҗан Халиков
ШАТЛЫК
Безнең әни шундый сизгер,
Күзгә карап белә ул,
Нинди билге алганымны
Шундук әйтеп бирә ул.
Очып кына кайттым өйгә
Әле менә бүген дә.
«Бишле»ме?! —
дип каршы алды
Әни ишек төбендә.
«Бишле», әни!
«Бишле!» — дидем.—
Ялгыштың тик әз генә:
Ул «бишле»не алды безнең
Күрше кызы Рәзинә!
Фото: depositphotos.com
Читайте нас в