+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Шигъри күчтәнәч
19 ноябрь 2019, 17:40

Әнкәм кебек сөйли, көйли Һәм өйрәтә “Әллүки”!

Дуслар! Сезнең “Әллүки”не яратып укуыгызны белеп торабыз. Киләсе елга да журналга язылып өлгердегезме? Кемнәр язылмаган, әле соң түгел. Почта бүлекчәләренә барып, яраткан журналыгызга язылыгыз.Краснокама районы Куян мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, матур шигырьләр иҗат итүче Гөлназ апагыз Гафарова “Әллүки”не укучы кызлар һәм малайларның уй-фикерләрен шигъри юлларга салган. Сез дә укып карагыз әле.

Әнием укый “Тулпар”,
Әл дә укырга ул бар!
Ә мин укыйм “Әллүки!
Бәләкәймен все-таки!
Ә нигә укымаска?
Бик кызыклы ләбаса!
Тыңлагыз, дуслар, сөйлим,
Тукай абыйча көйлим!
Менә тәүге битебез,
Шигырь авыз итегез!
Ә алда — Роберт абый,
Аны белә һәр сабый!
Укысагыз бу битен,
Гизәсез дөнья читен,
Монда кроссворд чишегез,
Файдалы ял итегез!
Әни укый, мин укыйм,
Кат-кат укыйм тукталып,
“Нәни йолдызчык” битен
Карыйм һәрчак сокланып!
Китапчыклар ясасагыз,
Шатланырсыз, бик матур!
Ә балалар илендә
Һәркайсыгыз шаккатыр!
Күңелле дәресләрне
Эшләгез гаилә белән,
Инглизчә дә өйрәнегез,
Кирәге чыга гелән!
Буя, сана да уйла!
Кайсысы кирәк — сайла!
Зирәклегең дә артыр,
Каләмеңне син куйма!
Бер алгачтын матур итеп,
Рәсемнәр дә ясап куй,
Ватсаптан гына иренми,
“Әллүки”гә салып куй!
Остаханәгә рәхим ит!
Буя, беркет, кис тә кор!
Үзем дә булдырам, дип әйт!
Бар эшкә дә әзер тор!
Булган, уңган, иң шәпләрнең
Фотолары журналда!
Текә малай, кызлар бик күп,
Очратасың һәр санда!
Әнкәм кебек сөйли, көйли
Һәм өйрәтә “Әллүки”!
Туган телдә укыйк, дуслар!
Без татар бит все-таки!
Гөлназ Гафарова.
Краснокама районының Куян мәктәбе укытучысы.
Динар Кәлимуллин фотосы.
Читайте нас: