+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Шигъри күчтәнәч
23 ноябрь 2019, 13:30

Безнең светофор

Ял иртәсендә сезнең тарафларга шаян шигъри күчтәнәч юллыйбыз. Туган авыл, туып-үскән йорт — һәркемнең йөрәк түрендә. Әти-әниләр сагынулы хәтирәләрен яңартса, яшь дусларыбыздан “Туган җирем” темасына төсле рәсемнәр көтеп калабыз. Электрон адресыбыз — [email protected]

Галимҗан Гыйльманов
Безнең светофор
Күрше-күләннең көн саен
Йомышы төшеп тора.
Яшел капкабыз һәркемне:
“Кер, кер!” — дип дәшеп тора.
Көн буена капкабыздан
Йөз кеше үтеп йөри.
Кемнәрдер туктап та тормый,
Кемдер җай көтеп йөри.
Кемнеңдер усал әтәче,
Ата казы, эте бар.
Чамалап керергә кирәк,
Керүнең дә рәте бар!
Бездә — бозау. Сөзеп ата,
Аз гына кыймылдасаң.
Сарбай исә бик тешләми,
Үзенә кагылмасаң...
Әйтерсең, безнең һәр җирдә
Светофорлар куелган.
Бозау — кызыл, Сарбай — сары,
Өй яшелгә буялган!
Читайте нас: