+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Шигъри күчтәнәч
24 ноябрь 2019, 12:40

Әни бәйрәме

Бүген — Әниләр көне. Сабыйларын эчкерсез һәм чын сөю белән ярата белүче газиз әниләр! Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, бәхет-шатлыклар телибез. Балаларыгыз белән горурланып, алар өчен сөенеп яшәргә язсын!

Саҗидә Сөләйманова
Кем уяткан Ләйләне?
Иртүк торып битен юган,
Кем уяткан Ләйләне?
Уятмаган, үзе торган —
Бүген әни бәйрәме.
Пәрдәләрне ачып куйды,
Көн кояшлы, көн ямьле!
Якты булсын, балкып торсын —
Бүген әни бәйрәме.
Өстәл өстен кат-кат сөртте,
Җәйде ап-ак җәймәне.
Чиста булсын, пөхтә булсын
Бүген әни бәйрәме.
Күмәкләшеп без дә, дуслар,
Җырлап алыйк, әйдә әле:
Котлы булсын!
Гөрләп торсын
Әниләрнең бәйрәме!
Фото: ачык чыганаклардан.
Читайте нас: