+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Шигъри күчтәнәч
29 ноябрь 2019, 13:54

Лидиянең шатлыгы

Лидиянең шатлыгыСыймый, ахры, эченә:Сөенечен өләшәОчраган бер кешегә.

Күреп алды дус кызын,
Очып барды каршына:
– Беләсеңме, без бүген
Сатып алдык машина!
– “Москвич”мы, “Волга”мы,
“Жигули”мы, “Нива”мы?!
– Хәтта “Волга”гызга да
Алыштырмыйм мин аны.
Безнекеме?! Безнеке
Тегә торган машина,
Матур-матур бизәкләр
Чигә торган машина!
Читайте нас: