+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Шигъри күчтәнәч
30 ноябрь 2019, 23:40

Көнчел малай

"Әллүки" почтасына сыйныфташыннан көнләшүче бер малай турында язып җибәргәннәр. Кем ул? Нигә көнләшә? Бу хакта безнең сайтта укыгыз.

Көнчел малай
Күршем Миңгали
“Бишле”гә укый.
— Укы шулай, — дип,
Әнием тукый.
Зифа апа да
Гел аны мактый.
Мактарга әллә
Башканы тапмый.
Көнләшкәнемне
Апам да сизде.
— Чиш шушыны, — дип,
Мәсьәлә бирде.
Алай да итәм,
Болай да итәм.
Чыкмый гына бит,
Мин тирләп бетәм.
— Миңгали, дус, — дим,
— Булмый бит әле.
Башка көнләшмәм,
Ярдәм ит әле.
Флүрә ГАЗИЗОВА,
Дүртөйле районының Биектау авылы.
Фото: zen.yandex.ru
Читайте нас: