+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Шигъри күчтәнәч
15 гыйнвар 2020, 23:50

Әллүки дә бәллүки!

Бүген редакциягә Дилә апа Булгакова килде. Ишектән керүгә үк сөенече белән бүлешергә ашыкты яраткан шагыйрәбез. “Әллүки”гә күчтәнәч алып килдем әле, кызларым!...” ­– ди.

Безне һәрвакыт иҗади “күчтәнәч”ләре белән шатландыручы Дилә апабыз бу юлы “Әллүки”гә багышлап бик матур шигырь язган. Үзеннән-үзе җырлап торган шигырьгә Кушнаренкодан Роза Якупова көй салып та өлгергән. “Тиздән, бик тиздән “Әллүки”гә атап язган бу җырымны эфир дәрьяларыннан ишетерсез!” - ди Дилә апа. Аның яңа табадан төшкән иҗат җимешен сезнең белән дә бүлешик әле, дуслар!
Әллүки дә бәллүки!
Тал бишек үреп әти
Элде өйнең түренә.
Көндезләрен кояш көлә,
Төнендә ай үрелә.
Кушымта:
Әллүки дә бәллүки!
Әллүки дә бәллүки!
Тал бишеге – бал бишеге,
Бал бишеге нинди бай!
Бишектә ике нарасый:
Берсе – кыз, берсе – малай.
Әллүки дә бәллүки!
Әллүки дә бәллүки!
Сокланып карап туялмый
Дәү әни һәм дәү әти.
Ай үсәсен көн үсәрләр
Китәрләр тәпи-тәпи.
Әллүки дә бәллүки!
Әллүки дә бәллүки!
Тал бишегенә уралган
Кояшның алтын төсе.
Сабыйлардан аңкып тора
Әнкәсенең сөт исе.
Әллүки дә бәллүки!
Әллүки дә бәллүки!
Фото:muzeumugorsk.ru
Читайте нас: