+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Шигъри күчтәнәч
1 февраль 2020, 11:30

Җепшек көндә

Кышның соңгы аена аяк бастык. Рәхәтләнеп саф һавада чаңгы шуа, кар бабайлар әвәли, дуслар белән уйный торган мәл. Шигъри күчтәнәчебез дә шул хакта. Сылтама аша кереп укыгыз.

Җәүдәт Дәрзаман
Җепшек көндә
Бүген иртән көн җепшеткән,
Кар явып үткән иде.
Без, малайлар, мондый көнне
Зарыгып көткән идек.
Йөгереп чыктык урамга,
Кар атышып уйнадык.
И уйнадык, и уйнадык,
Тик барыбер туймадык.
— Әйдә,— диде шунда кемдер,-
Кар бабай ясыйк бергә!
Вил чапты кишер алырга,
Нил йөгерде күмергә.
Ә дигәнче үсте бабай —
Үзебездән дә биек.
Эчкә сыймый шатлыгыбыз -
Киттек тирәли биеп.
Күмер күзләр янып тора,
Тап-таман чиләк бүрек.
Кар бабабыз җанлы кебек,
Китеп бармасын берүк...
Фото: playcast.ru
Читайте нас: