Барлык яңалыклар
Шигъри күчтәнәч
5 февраль 2020, 18:05

Балалар ярдәм итә

Дуслар, ә сез кышлаучы кошларга җимлекләр ясадыгызмы? Аларны нәрсәләр белән сыйлыйсыз? "Әллүки"гә шул турыда хатлар языгыз.

Гасыйм Лотфи
Балалар ярдәм итә
Кышын бездә яшиләр:
Песнәкләр hәм чыпчыклар,
Күгәрченнәр, чәүкәләр,
Тагын башка кошчыклар.
Кыен була аларга
Кышын салкыннар җиткәч,
Ачыгалар, туңалар,
Ашарга җимнәр беткәч,
Шундый салкын кышларда
Бу сөекле кошларга
Балалар ярдәм итә
Рәхәт, тыныч кышларга
Җим сибәләр аларга,
Оя ясый балалар,
Шатланышып, кошкайлар
Канатларын кагалар.
Рида Шәйхетдинова рәсеме.