+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Шигъри күчтәнәч
16 февраль 2020, 15:00

Кәрим чирләгәч

ОРВИ, грипп белән авыручы балалар күп булу сәбәпле, башкала мәктәпләрендә карантин алдагы атнада да дәвам итә. Люция апагыз Әблиеваның шигыре дә чирләп ятучы кечкенә малай турында.

Люция Әблиева
Кәрим чирләгәч
Дәү әнисе жәлләп тормый,
Укол сала Кәримгә.
Болай гына түгел инде -
Ютәл эләктергәнгә.
Йөткергәнен-төчкергәнен
Җибәрми күз уңыннан.
Тән кызулыгын тикшерә
Кичке йокы алдыннан.
Болай булгач, чир җиңелер
Дәвалаучы - шәп белгеч.
Балалар табибы булып
Дәү әнисе эшли ич!
Фото:mrt-v-spb.ru
Читайте нас: