+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Шигъри күчтәнәч
19 февраль 2020, 18:50

Әти яздырган журнал!

Бүген редакциябездә кунакта Дилә апа БУЛГАКОВА булды. Яраткан шагыйрәбез “Әллүки”не укучы кызлар һәм малайларга бер шәлкем шигъри күчтәнәчләр, әкиятләр алып килгән. Аларның берсен сезнең игътибарга тәкъдим итәбез, дуслар!

Дилә БУЛГАКОВА
Әти яздырган журнал!
Әти яздырган безгә
“Әллүки” дигән журнал.
Мин хәзер укый беләм,
Тик белми энем Урал.
Төсле, матур журналны
Мин укырга яратам!
Әкиятләрен дә оттым,
Шигырьләр беләм яттан.
Әти белән бергәләп
Сканвордларын чишәбез.
“Әллүки” белән бергә
Өчәү йоклап китәбез!
Тиздән тула биш яшем,
Өч яшькә кече Урал.
Безнең өчен чыгаралар
“Әллүки” дигән журнал!
Автор фотосы.
Читайте нас: