+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Шигъри күчтәнәч
20 февраль 2020, 13:00

Гөлләр яратучы кыз

Дуслар! Сез гөлләр үстерергә яратасызмы? Краснокама районы Куян мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ апагыз Гафарова гөлләр яратучы кыз турында бик матур шигырь язган.

Гөлләр яратучы кыз
Әбиләренә барырга
Бик ярата Гөлүсә,
Чөнки тәрәз төпләрендә
Бик матур гөлләр үсә!
- Әбием,— ди,— гөлләреңне
Миңа бир,алып китим,
Үзебезнең фатирны да
Матур гөлбакча итим!
Кызның тапкыр сүзләреннән
Әби көлде кеткелдәп,
Аркасыннан сөя-сөя
Сөйләп китте бик теләп:
- Кызым,кызым,күз нурым,
Үскән кызым Гөлүсәм!
Күр, яран гөл күз кыса:
Утыртыгыз, мин үсәм!
Үстерик, кызым, бергә,
Сулар сибәрсең гел дә,
Йомшартырсың төпләрен
Иренмичә син бер дә.
Булышырмын үзеңә,
Колак салчы сүземә,
Ярат һәм сөй гөлләрне
Рәхмәт әйтер үзләре!
- Әбием,рәхмәт әйтергә
Гөлләрнең теле бармы?
Минем ничек яратканны
Алар да аңлыйлармы?
- Аңлыйлар,кызым,яратсаң,
Балкый, нур тараталар,
Рәхмәт әйтәсе булсалар,
Шаулап чәчәк аталар.
- Алай булгач,әбием,
Хәзер көн дә килермен,
Гөлләр үстерү серен
Мин синнән өйрәнермен!
Чәмләнеп тотынды эшкә,
Сүзен тотты Гөлүсә,
Тәрәз төпләрендә хәзер
Бик матур гөлләр үсә!
Гөлназ Гафарова.
Читайте нас: