+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Шигъри күчтәнәч
23 февраль 2020, 11:00

Бусы — хәрби сер!

23 февраль ­– Ватанны саклаучылар көне. Кадерле бабаларыбыз, әтиләребез, илебез сагында торучы егетләребез, алмашка үсеп килүче малайлар – һәммәгезне дә бәйрәм белән! Тыныч күк йөзе, ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек телибез! Шәүкәт Галиевның "Бусы — хәрби сер!" шигырен бәйрәмегез көнендә котлау сәламебез итеп кабул итегез.

Шәүкәт ГАЛИЕВ
Бусы — хәрби сер!
Еракта-еракта тора,
Минем абый сакта тора.
Әни эштә чакта тора,
Әти юлда чакта тора,
Мин уйнаган чакта тора,
Син йоклаган чакта тора!
Телевизор да карамый,
Читкә карарга ярамый,
Чиккә генә карап тора,
Дошман килеп кермәсен, ди,
Безнең серне белмәсен, ди.
Әниләр эштә булганда,
Берүзең генә калганда,
Түгел өйне саклап тору,
Бу бит — илне саклап тору!
Еракта-еракта тора,
Минем абый сакта тора.
Сакта һәр һәр чакта тора.
Әйтмим кайсы якта тора,
Син үзең дә сорап торма,
Бусы — хәрби сер!
Фото:vk.com/@behelper2-stihi-ko-dnu-zaschitnika-otechestva
Читайте нас: