+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Шигъри күчтәнәч
3 март 2020, 11:45

Мартта

Яз сулышы... Сизәсезме, дуслар?! Кояш үзенең җылы нурлары белән иркәли, туган якларын сагынып кошлар кайта, табигатьтә җанлану сизелә. Шәүкәт Галиевның балалар өчен язылган шигырьләре кәефләрегезне тагын да күтәреп җибәрсен!

Шәүкәт Галиев
Мартта
– Кар, кар! – кычкыра карга, –
Күп яттың, кар, кит, җитәр, – ди.
Бабай әйтә:
– Бу дөрес, – ди. –
Карга килгәч, кар китәр, – ди.
Яз
Туктап сана,
Тамчы тама:
Тып, тып, тып.
Төшә-төшә
Бозны тишә:
Тып, тып, тып.
Яз бу, ишет,
Кага ишек:
Тып, тып, тып.
Фото:poembook.ru
Читайте нас: