-2 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Шигъри күчтәнәч
5 март 2020, 18:45
Торт
Сезнең арагызда торт яратучылар күп булуын белеп торабыз инде, дуслар. Кибеттән кайтып килүче малайның кичерешләре сезгә бик таныш булырга тиеш...
Торт
Кибеттән торт алдым да,
Кайтып киләм урамнан.
Минем бөтен уйларым,
Тортка гына «уралган».
Тәмле исен сизәмен дә,
Килә кабып карыйсым.
Әзрәк кенә ширбәтен
Телем белән ялыйсым.
Әллә чеметеп алыйммы,
Бәлки әле күрмәсләр.
Күрсәләр дә, бур, диеп,
Һич башымнан көлмәсләр.
Кайтып кергәч, тәмле тортны
Кисәкләргә бүлделәр.
Кибеткә барганым өчен
Миңа күбрәк бирделәр.
Марсель ИЛЬЯСОВ,
Уфа шәһәре.
Фото:moirebenok.ua
Читайте нас:
Новости партнеров
Синоптиктарға ышанырғамы, Рәйес бабайғамы?
“Җиде бала үстек әткәй белән...”
О чём говорят немые колонны Уфы
Шулай ук укыгыз
IT-белгечләр өчен ташламалы ипотека гамәлдә
Уфада яңа спорт комплекслары барлыкка киләчәк
Эшләгез генә! Ярдәм итәбез!