+17 °С
Облачно
Журналга язылу
Шигъри күчтәнәч
8 Марта 2020, 05:35
Әниләр бәйрәме
Кадерле дәү әниләр, әниләр, кызлар! Язның беренче бәйрәме – 8 Март белән сезне! Һәрвакыт язгы кояштай көләч йөзле, шат, сәламәт булыгыз! Шигъри күчтәнәчебез сезгә котлау сәламебез булып барсын.
Саҗидә Сөләйманова
Әниләр бәйрәме
Кояш көлә, мин елмаям,
8 нче Март бүген.
Бүген әниләр бәйрәме,
Шуңа күңелем шат минем.
Кайсын юам, кайсын җыям,
Чиста булсын, ак булсын.
Әниләрнең күңеледәй
Бөтен нәрсә пакь булсын.
— Бәйрәм бүген, бәйрәм! — диеп,
Бар дөнья көлеп торсын.
Әни бәйрәме икәнен
Әти дә белеп торсын,
Әти дә көлеп торсын!
Фото:lady.tochka.net
Читайте нас
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"
Шулай ук укыгыз
IT-белгечләр өчен ташламалы ипотека гамәлдә
Уфада яңа спорт комплекслары барлыкка киләчәк
Эшләгез генә! Ярдәм итәбез!