+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Шигъри күчтәнәч
12 март 2020, 12:25

Кәләпүшем, кәләпүш

Фотодагы яшь дустыбыз - Җәлил Мәхмүтов Уфаның 65нче Татар гимназиясендә белем ала. Шигърият яратучы бу малай - республика күләмендәге күпсанлы иҗади бәйгеләр җиңүчесе. Түбәтәе дә үзенә бик килешеп тора! Шигъри күчтәнәчебез дә шул хакта.

Резеда Вәлиева
Кәләпүшем, кәләпүш
Йөзләремә килешәсен
Кайлардан гына белгән,
Туган көнгә дәү әтием
Кәләпүш алып килгән.
Кәләпүшемне кидем мин,
Көзге каршына килдем. —
Менә шушындый була ул —
Татар малае!— дидем.
Кәләпүшем, кәләпүш,
Энҗе-мәрҗәннәр чиккән.
Чиккән кәләпүш үземә
Бигрәк килешә икән.
Инде җырлый да беләм мин,
Инде бии дә беләм.
Сәхнәләрнең түрендә мин
Кәләпүшкәем белән.
Әнием дә бик сөенде,
Кочаклап алып сөйде.
Котлы булсын кәләпүшең,
Бигрәк килешә, диде!
Кәләпүшем, кәләпүш,
Укалыдыр читләре.
Шундый матур кәләпүшле
Малай булдым бит әле!
Динар Кәлимуллин фотосы.
Читайте нас: