+27 °С
Облачно
Журналга язылу
Шигъри күчтәнәч
27 Марта 2020, 11:40
Кар астыннан чыкты яз
Бүген — язның аяз, матур көне. Кояш җылы нурлары белән битне генә түгел, күңелләрне дә иркәли. Сагындырып кына килдең, җылы яз!
Нәҗип Мадьяров
Кар астыннан чыкты яз
Иртә белән уянсак,
Бөтен дөнья агарган.
Түбәләргә, урамнарга
Актан да ак кар яуган.
Әбиебез: «Балалар,
Күрәмсез, кыш килде, — ди.
Көзне бөтенләе белән
Кар астына күмде», — ди.
Инде салкын кыш үтте,
Нурга чумды дөньялар.
Киң ярларын тарсынышып
Ташый инеш, елгалар.
Әбиебез: «Балалар,
— Күлләрдә боз купты, — ди. —
Без сагынган шау-шулы яз
Кар астыннан чыкты», — ди.
Фото:bb-mos.livejournal.com
Читайте нас
Шулай ук укыгыз
IT-белгечләр өчен ташламалы ипотека гамәлдә
Уфада яңа спорт комплекслары барлыкка киләчәк
Эшләгез генә! Ярдәм итәбез!