+22 °С
Облачно
Журналга язылу
Шигъри күчтәнәч
29 Марта 2020, 07:50
Аның өчен оялам
Дуслар, арагызда иртәнге ашка тәмләп ботка ашап куючылар бармы? Таһир исемле малай да ботка "суктырып" куйган. Тик якыннары аның өчен ояла...
Зәкия Туфайлова
Аның өчен оялам
Таһир ботка ашаса,
Бөтен бите буяла.
Карап-карап торам да
Аның өчен оялам.
Аннан шулай уйланам:
Әллә авызы кыекмы,
Әллә ботка сыекмы?
Әллә ашыймы ашыгып,
Тишелгәнме кашыгы?!
Ни булса да булгандыр,
Берүк, маэмай килмәсен,
Таһир битен күрмәсен.
Йә тотыныр яларга,
Барыбер ич аңарга.
Фото:ru.freepik.com
Читайте нас
Шулай ук укыгыз
IT-белгечләр өчен ташламалы ипотека гамәлдә
Уфада яңа спорт комплекслары барлыкка киләчәк
Эшләгез генә! Ярдәм итәбез!