+11 °С
Ачык
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Шигъри күчтәнәч
18 апрель 2020, 13:00
Әни эштән кайтканчы
Әни эштә чакта өйдә күп нәрсәләр эшләп була. Әгәр дә ул бөтен эшне бетереп киткән булса нишләргә?! Баш вата торгач, җае барыбер табыла ул! Роберт абый Миңнуллинның шигыре дә шул хакта.
Робер Миңнуллин
Әни эштән кайтканчы
Әни таңнан эшкә киткән,
Бөтен эшне эшләп киткән!..
Нәрсә эшлик икән дип без,
И баш ваттык, баш ваттык,
Ахырыдан җаен таптык -
Банкадагы вареньены
Ялт иттердек бергәләп.
Чүлмәктәге каймакны да,
Табадагы коймакны да
Ашап куйдык бүлгәләп!
Фото:snob.ru
Читайте нас:
Шулай ук укыгыз
IT-белгечләр өчен ташламалы ипотека гамәлдә
Уфада яңа спорт комплекслары барлыкка киләчәк
Эшләгез генә! Ярдәм итәбез!