+20 °С
Облачно
Журналга язылу
Шигъри күчтәнәч
20 Апреля 2020, 07:25
Минем кунагым
Дуслар! Ә сез быел кошкайларны каршы алырга әзерләндегезме? Оялар ясадыгызмы? Хатлар, фотолар көтәбез.
Әнәс Кари
Минем кунагым
Зур бер бүләк алган сыман,
Чын күңелдән куандым:
Сыерчык килде, сыерчык,
Сагынып көткән кунагым.
Хәзерләнеп тордым күптән,
Каршыларга дип аны.
Әнә ничек яраткан ул
Мин ясаган ояны.
Тирәсендә очып йөргәч,
Кереп эчен карады:
Яңа өен котлагандай,
Матур итеп сайрады.
Фото:livemaster.ru
Читайте нас
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"
Шулай ук укыгыз
IT-белгечләр өчен ташламалы ипотека гамәлдә
Уфада яңа спорт комплекслары барлыкка киләчәк
Эшләгез генә! Ярдәм итәбез!