+18 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Шигъри күчтәнәч
21 апрель 2020, 11:50

Ат ник көлә?

Ирек исемле шәһәр малае авылга кайтып, җирән кашканы көлдергән. Чынлап!

Шамил Маннап
Ат ник көлә?
Авылга әбиләренә
Кунакка кайткан Ирек.
"Привет, конь!"- дип исәнләшкән
Җирән кашканы күреп.
Җирән кашка, башын чайкп:
"Миха-ха-ха-хай!" - ди көлгән.
"Зачем көля ул?" - дип Ирек
Сораган әбисеннән.
Әбисе хәйләкәр генә
Елмаеп болай дигән:
"Үз телен оныткн, диеп,
Көләдер, бәбкәм, синнән..."
Фото:postila.ru
Читайте нас: