Барлык яңалыклар
Шигъри күчтәнәч
22 апрель 2020, 12:55

Светофор — тәмлетамак?!

Яшәгән, ди тәмле ашарга яратучы светофор... Аның турында түбәндәге шигырьне укыгыз.

Ләбиб Лерон
Светофор — тәмлетамак?!
Светофордан
Сорадым бүген:
– Нигә кып-кызыл
Синең бер күзең?
Елмаеп, миңа
Ул болай диде:
– Кызыл помидор
Ашаган идем...
Светофордан
Сорадым тагы:
– Икенче күзең
Нигә сап-сары?
Елмаеп, янә
Ул болай диде:
– Иртән лимонлап
Чәй эчкән идем...
Сорамый тагы
Буламы түзеп:
– Нигә ямь-яшел
Өченче күзең?
Балкып елмайды
Һәм әйтте аннан:
– Ашаган идем
Ямь-яшел алма...
Шаярта ла ул –
Беләм ич инде!
...Шулай да торам
Ялмап иренемне.
Фото:kubnews.ru
Читайте нас: