+2 °С
Облачно
Журналга язылу
Шигъри күчтәнәч
25 Апреля 2020, 08:35
Ала карга
Дуслар, ала карга нигә ала? Бу сорауга җавапны Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллинның шигыреннән укып белерсез.
title
Фәнис Яруллин
Ала карга
Ала карга нигә ала,
Белә моны кайсыгыз?
Белмәсәгез, үзем әйтәм,
Авыртмасын башыгыз.
Бик-бик элек, кош-кортларга
Кием өләшкән чакта,
Ала карга бар кошлардан
Килгән, ди, иң-иң артта.
Ул килгәнче кара тунны
Алган, ди, кара карга.
Ә ак тун эләккән булган
Өлгер акчарлакларга.
Ала каргага калган, ди,
Тик ала-кола тире.
Ала-коладан тектергәч,
Тун булган ике төрле.
Шулай да ул шат икән,
Туны җылы, шәп икән.
Туны шәп булгач, карга
Китми җылы якларга.
Фото:amarok-man.livejournal.com
Читайте нас
MAX
вк
ок
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"
Шулай ук укыгыз
IT-белгечләр өчен ташламалы ипотека гамәлдә
Уфада яңа спорт комплекслары барлыкка киләчәк
Эшләгез генә! Ярдәм итәбез!