Бүген, 26 апрельдә, татар халкы үзенең бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көнен билгели. Шагыйребез тууына быел 134 ел тула. Бик күп еллардан бирле халкыбызда матур традиция яши – шагыйрьнең туган көнендә татарлар яшәгән төбәкләрдә шигырь бәйрәмнәре үткәрелә. Тукай шигырьләре яңгырый, җырлары башкарыла. Әйдәгез, шагыйрьнең туган көнендә, аның киң билгеле шигырен укып хушланыйк!
Ишеттем мин кичә: берәү җырлый
Чын безнеңчә матур, милли көй;
Башка килә уйлар төрле-төрле, —
Әллә нинди зарлы, моңлы көй.
Өзлеп-өзлеп кенә әйтеп бирә
Татар күңле ниләр сизгәнен;
Мескин булып торган өч йөз елда
Тәкъдир безне ничек изгәнен.
Күпме михнәт чиккән безнең халык,
Күпме күз яшьләре түгелгән;
Милли хисләр белән ялкынланып,
Сызлып-сызлып чыга күңленнән.
Хәйран булып җырны тыңлап тордым,
Ташлап түбән дөнья уйларын;
Күз алдымда күргән төсле булдым
Болгар һәм Агыйдел буйларын.
Түзәлмәдем, бардым җырлаучыга,
Дидем: "Кардәш, бу көй нинди көй?"
Җавабында милләттәшем миңа:
"Бу көй була, диде, – "Әллүки!"