+22 °С
Облачно
Журналга язылу
Шигъри күчтәнәч
27 Апреля 2020, 06:00
Яз көне
Яз — чеби саклый торган мәлләре белән дә ямьле ул, дуслар! Уяу булмасаң, карга, тилгән сап-сары "йомгакны" эләктереп тә ала. Шигъри күчтәнәчебез дә шул хакта.
Муса Җәлил
Яз көне
Яз көне карга
Бала чыгара.
Көн дә җим эзләп
Авылга бара.
Авылда әби
Чебешләр саклый.
Карга урлар дип,
Йокларга ятмый.
Ахрысы, әби
Хәйләсен тапты:
Барлык чебине
Келәткә япты.
— Каргалар монда
Очып керә алмас.
Чебешләремне
Хәзер кыра алмас.
Фото:enigma-project.ru
Читайте нас
Шулай ук укыгыз
IT-белгечләр өчен ташламалы ипотека гамәлдә
Уфада яңа спорт комплекслары барлыкка киләчәк
Эшләгез генә! Ярдәм итәбез!