Барлык яңалыклар
Шигъри күчтәнәч
1 Май 2020, 11:40

Май шигыре

Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән, дуслар! Җылы яз көннәре күңел күтәренкелеге, сөенечле яңалыклар белән килсен, сау-сәламәт булыйк!

Булат Рафиков
Май шигыре
Әллә инде башка айдан
Артык күрә—
Тормыш бөтен гүзәллеген
Майга бирә.
Тау-тугаен хәфәгә һәм
Нурга төрә,
Агачына ямь-яшелдән
Таҗлар үрә.
Җирдә бит иң ягымлы гөл —
Май гөлләре.
Иң иркә һәм иң җылы җил —
Май җилләре.
Ярсулы һәм ташкынлы су —
Май сулары.
Иң көчле һәм иң матур җыр—
Май җырлары...
...Тормыш майны шуның өчен
Артык күрә —
Ул дөньяны хәтфәгә һәм
Нурга күмә.
Фото:abishevaalena.ru
Читайте нас: