+29 °С
Облачно
Журналга язылу
Шигъри күчтәнәч
4 Мая 2020, 09:20

Сакаллы малай

Дәү әтисе кебек булырга кызыккан малай турында безнең сайтта укыгыз, дуслар.

Хәкимҗан ХАЛИКОВ
Сакаллы малай
Авыр эш дип тормыйлар,
Җиңел эш дип тормыйлар,
Дәү әтием әйткәнне
Бар да сүзсез тыңлыйлар.
Тыңлый аны әти дә,
Әнием дә, абый да,
Дәү әтием янында
Тыз-быз йөри бары да.
Һич күрмәссең минем күк
Кәҗәләнгән чакларын...
Хикмәтеме?..
Бабайның
Бар шул аның сакалы.
Мин дә сакал ясадым
Беркөн житен сүсеннән:
Әзрәк минем янда да
Йөгерешеп йөрсеннәр!
Ябыштыргач, сакалым
Узып китте теземнән.
Мине күргәч, әтиләр
Әй көлделәр үземнән.
Әле генә аңладым
Эш нәрсәдә бүлганын:
Дәү әтинең сакалы
Үзенеке шул аның!
Фото: ru.freepik.com
Читайте нас