-6 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Шигъри күчтәнәч
7 Май 2020, 14:00

Уяталар

Шушы көннәрдә балалар шагыйрәсе Резеда Вәлиевага 90 яшь тулды. Балалар өчен язылган күпсанлы шигъри китаплар авторы - безнең якташыбыз, Башкортстанның Кыйгы районы Дүшәнбикә авылында туган.

Шагыйрәнең балачагы һәм мәктәп еллары Салават районының Лаклы, Михайловка һәм Каратаулы авылларында уза. 1947 елда Каратаулы урта мәктәбен тәмамлый. Аннары Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлегенә укырга керә. Утыз елдан артык Татарстан китап нәшриятының яшьләр-балалар әдәбияты редакциясендә редактор булып эшли.
Резеда Вәлиеваның балалар өчен күпсанлы шигырьләр җыентыклары дөнья күрә. Шагыйрә тәрҗемә өлкәсендә дә актив эшли. Татар балалары Н.Верзилинның “Робинзон эзләреннән”, Н.Поповның “Андрейның яшьлеге”, Л.Воронкованың “Дәү апа”, А.Бартоның “Безнең бәйрәм”, С.Михалковның “Дустым белән икебез” һәм башка әсәрләрне аның тәрҗемәсендә укый.
Бүген сезнең игътибарга “Уяталар” шигырен тәкъдим итәбез.
Резеда Вәлиева
Уяталар
Кояш чыккан да көлеп,
Алтын түбәтәй киеп,
Уята мине килеп:
— Тор, малай, әй, тор! — диеп.
Әтәч тә йокы бирми,
Ник тыныч кына йөрми,
— Кикрикүк! — дип,— Кикрикүк! —
Уята мине иртүк.
Сандугач та уята,
Гел үртәп аптырата.
— Чут, чут, чут,— ди, — кем анда
Төшкәчә йоклап ята?
Уяталар һәр яклап,
Әби сөя кочаклап,
— Сине яраталар,— ди,—
Шуңа уяталар,— ди.
Фото:meme-arsenal
Читайте нас: