Барлык яңалыклар
Шигъри күчтәнәч
8 Май 2020, 11:30

Эш табыла кемгә дә

Дуслар! Шушы рәсемдәге малай бер сорауга җавап табалмый. Ярдәм итик әле үзенә.

Энҗе Мөэминова
Эш табыла кемгә дә
Бөтен кеше эштә бүген,
Бөтен кеше өмәдә.
Өмә булгач, өмә инде,
Эш табыла кемгә дә.
Гөр-гөр килеп күгәрченнәр,
Биеп йөри тирәдә.
Алсу белән Гүзәлия
Аларга җим сибәләр.
Әтиләр түтәл күтәрә,
Гөл утырта әниләр.
Арбадагы бәбиләрне
Тирбәтәләр әбиләр.
Бабайлар өйрәтеп тора:
Чокыр казый малайлар.
Агач утырта урамга
Олы-олы агайлар.
Бөтен кеше эштә бүген,
Бөтен кеше өмәдә.
Өмә булгач өмә инде,
Эш табыла кемгә дә.
Өмәне көтеп алалар
Көткән кебек бәйрәмне.
Нинди көн соң өмә көне?
Эш көнеме? Бәйрәмме?
Фото:psychologies.ru
Читайте нас: