+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Шигъри күчтәнәч
11 Май 2020, 14:30
Әтиемә бүләк
Әтиле кеше - бәхетле кеше. Гаиләнең терәге, яклаучысы, саклаучысы ул! Шигъри күчтәнәчебез дә шул хакта.
Әтиемә бүләккә дип
Кулъяулык чигәм.
Төрле төсле иң-иң матур
Жепләрем белән.
Зәңгәр төсләр – әтиемнең
Күзләре төсле.
Нурлы зәңгәр тамчыларның
Үзләре төсле.
Ак төсләрне сайлап алдым
Күңеле акка.
Саулык сагында тора ул
Ап-ак халатта.
Алтын төсләр өстим әле -
Алтын куллы ул.
Безнең өчен әллә ниләр
Эшләп куйды ул!
Балта остасы, балыкчы…
Иң сабыр кеше…
Юктыр әтинең кулыннан
Килмәгән эше!
Кызыл, алсу, яшел төсләр
Өстим шуңа да.
Кояш чигәм – без бәхетле
Әтием булганга!
Фатыйма Гыйльметдинова.
Борай районы.
Фото:podarimvip.ru
Читайте нас:
Шулай ук укыгыз
IT-белгечләр өчен ташламалы ипотека гамәлдә
Уфада яңа спорт комплекслары барлыкка киләчәк
Эшләгез генә! Ярдәм итәбез!