+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Шигъри күчтәнәч
18 Май 2020, 19:00

Бик әйбәт минем эшләр!

Сез торасыз да сорыйсыз:«Эшләр ничек бара соң?»Ничек барсын?Әйбәт бара!Әйбәт бармый карасын!...Роберт абый Миңнуллин язган шигырьнең дәвамын безнең сайттан укыгыз. Ә сезнең эшләр ничек соң, дуслар?

Роберт Миңнуллин
Бик әйбәт минем эшләр!
Сез торасыз да сорыйсыз:
«Эшләр ничек бара соң?»
Ничек барсын?
Әйбәт бара!
Әйбәт бармый карасын!
Тик укытучы гына менә
Куйды бүген «икеле» —
Берне түгел,
Икене!
Әни, бәлки, ачуланмас?
Юк шул, белмим, икеле!
Кичә, хоккей уйнаганда,
Ертып кайттым күлмәкне.
Шул күлмәк өчен дә әле
Әниемнән эләкте!
Беркөнне песи өстенә
Түктем ялгыш ашымны.
Энем белән шаярганда,
Тишә яздым башымны.
Аннары бозау чәйнәгән
Өр-яңа дәреслекне.
Кем кушкан аңа чәйнәргә?
Йә, шушы дөреслекме?
Әллә кәнфит ашаганга,
Сызларга итә тешләр...
Шуларны уйламаганда,
Бик әйбәт минем эшләр!
Фото:sibmedport.ru
Читайте нас: